Россия судентлар отрядлары киңәшмәсе — КАВМ Россия судентлар отрядлары киңәшмәсе - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Россия судентлар отрядлары киңәшмәсе

2 апреля 2023
149

31 марттан 2 апрельгә кадәр Кама буе территориясендә Россия студентлар отрядларының (РСО) берьюлы өч Бөтенроссия киңәшмәсе булып узды. Пермь шәһәренә илнең 53 төбәгеннән вәкилләр килде. Алар Киров һәм Түбән Новгород өлкәләре, Оренбург өлкәсе һәм Пермь крае, Саха (Якутия) Республикасы, Татарстан һәм Чувашиядән иде.

Казан ДВМА студентлар отрядлары штабы җитәкчесе Сергей Домолазов стратегик сессиядә, семинарларда, укыту тренингларында катнашты. Аерым алганда, катнашучылар аграр югары уку йортлары һәм студотрядларның үзара эшчәнлегенең төрле аспектлары турында фикер алыштылар. Чарада «Агрообразование» Ассоциациясе каршындагы студентлар отрядлары эшчәнлеген оештыру буенча РСО советы вәкилләре, АПК өлкәсендә студотрядлар проектлары җитәкчеләре, шулай ук агрофирма белгечләре катнашты.

 

https://vk.com/video-33032331_456239412?list=bb31afd5c32a214793

 

https://vk.com/video-33032331_456239415?list=385b3e964b4b0b217c


Добавить комментарий