Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар — КАВМ Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар

13 июня 2024
146

11 июньдә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары 101 төркем кураторы Эльвира Мәһдиева белән бергә Татарстан Республикасында иң зур 75х40 м зурлыктагы Россия флагын ачу акциясендә катнаштылар. Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм иҗтимагый берләшмәләр активистлары тарафыннан оештырылган чара Россия көне алдыннан «Казан» гаилә үзәге янында узды.
Россия көне — Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. 2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бу илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе.


Добавить комментарий