КДВМА ректорының Әрмәнстан фәннәр академиясенә визиты — КАВМ КДВМА ректорының Әрмәнстан фәннәр академиясенә визиты - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

КДВМА ректорының Әрмәнстан фәннәр академиясенә визиты

6 апреля 2023
243

3 апрельдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов Әрмәнстанның Милли аграр университетында булды. Визит кысаларында ректор Вардан Урутян һәм ветеринария факультеты деканы Аревик Абовян белән очрашу булып узды. Очрашуда югары уку йортлары арасында мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.Хезмәттәшлекнең иң оптималь формасы — ике кызыксынучы як арасында аерым факультетлар, кафедралар яки конкрет хезмәткәрләр, укытучылар һәм студентлар мәнфәгатьләренә нигезләнгән конкрет өлкәләрдә элемтәләр урнаштыру, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Шулай ук Рөстәм Равилов Әрмәнстанның Милли аграр университетының Ваган Хачатрян җитәкчелегендәге ветеринария клиникасында булды. Ваган Ашотович — практик табиб һәм Еревандагы клиникалар челтәре хуҗасы.


Добавить комментарий

Новости_тат

6 апреля 2023