Тоталь диктант — 2023 — КАВМ Тоталь диктант — 2023 - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Тоталь диктант — 2023

12 апреля 2023
152

8 апрельдә Казан  ДВМА базасында «Тоталь диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе булып узды.

«Тоталь диктант» акциясе теләге булган һәркемгә рус теленнән диктант язарга һәм үзенең грамоталылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә. Акциянең төп бурычы — белем бирү культурасының мәгълүмати мохитен булдыру, шулай ук яшьләрне һәм, гомумән, халыкны грамоталылыкны арттыру һәм рус телен популярлаштыру мәсьәләсенә җәлеп итү.

Академиядә әлеге чараны чит телләр кафедрасы хезмәткәрләре оештырдылар (кафедра мөдире вазифасын вакытлыча башкаручы доцент Ләйсән Галәвиева, доцент Зөһрә Зәкиева, өлкән укытучылар Татьяна Горбунова, Айгөл Хөсәенова, Римма Хөсәенова, Татьяна Манцева).

«Тоталь диктант» акциясендә анатомия, патанатомия һәм гистология кафедрасы ассистенты Фаина Нехайчик һәм кафедра доценты Евгений Кириллов, шулай ук  академиянең студентлары һәм аспирантлары катнашты.

Быел текст Ерак Көнчыгышны тикшерүче Владимир Асеньевка багышланган. Текстны DFM радио алып баручысы, «Көн киңәшләре» программасын алып баручы, «Эфир» телеканалында «FAM TV» программасының махсус проектлары авторы Алсу Якупова укыды.

Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез!


Добавить комментарий

Новости_тат

12 апреля 2023