РФ Югары уку йортларының ветеринария факультеты деканнарының семинар-киңәшмәсе
19-21 апрель көннәрендә «Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе базасында РФ Югары уку йортларының ветеринария факультетлары деканнарының семинар-киңәшмәсе булачак. Аны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф Департаменты, «Агрообразование» Ассоциациясе һәм Казан ДВМА белән берлектә ФУМО оештыра. Ветеринария һәм ветеринария-санитария экспертизасы буенча белем бирү программалары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсе кысаларында, эш бирүчеләрне һәм башкарма хакимият органнарын җәлеп итеп, түбәндәге мәсьәләләрне тикшерү планлаштырыла:
— 4 нче буын ФГОСның төп нигезләмәләре.
— Белем бирү программаларын эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда практикага юнәлдерелгән алым формалаштыру.
— Икътисад өчен квалификацияле кадрлар әзерләүнең нигезе буларак мәгариф, фән һәм бизнес партнерлыгы.
— Студентларны практик әзерләүдә һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруда белем бирү оешмаларының тәҗрибәсе.
— Ветеринариядә инновацион чишелешләр һәм заманча технологияләр.
Семинар-киңәшмәнең ачылуы: 20 апрельдә 10-00 сәгатьтә. Теркәлү Казан ДВМА югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең төп бинасында, 9-00 сәгатьтә башлана.
14 апреля 2023
Россия аграр югары уку йортларының укыту эше буенча проректорларның Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе
18 апреля 2023
РФ Югары уку йортларының ветеринария факультеты деканнарының семинар-киңәшмәсе




