«ТР Студентлар язы – 2023» фестивале — КАВМ «ТР Студентлар язы – 2023» фестивале - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

«ТР Студентлар язы – 2023» фестивале

27 апреля 2023
167

21 апрельдә Сәид-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «ТР Студентлар язы – 2023» фестивале булып  узды.

Н. Э. Бауман исемемендәге Казан ДВМА студентлары “Ничек тоябыз, шулай эшлибез!» дип исемләнгән үз конкурс программасын тәкъдим иттеләр.

Программа барышында студентлар үз геройларын төрле вокаль номерларда, театраль куелышларда, автор әсәрләрендә ачтылар. Программаның төп фикере — башкаларның фикеренә карамыйча, үз эшең белән шөгыльләнергә кирәклеге. Студентлар тамашачыларга тәвәккәл булырга, яңалыктан курыкмаска, сынап карарга кирәклеген һәм  синең күптәнге хыялыңның бәлки тормышка ашуын сөйләделәр. Тәвәкәллә, хыяллан һәм иҗат ит —  аларның тормыш девизы, нәкъ шуны артистлар студентлар язы программасында чагылдырырга тырыштылар. Һәр геройның образы үзеңне генә тыңларга кирәклеген искәртә. 

Фестивальнең нәтиҗәләре 12 майда «ТР Студентлар язы – 2023» фестиваленең гала-концертында билгеле булачак.


Добавить комментарий

Новости_тат

27 апреля 2023