«Абитуриент-2024» белем бирү форумы — КАВМ  «Абитуриент-2024» белем бирү форумы - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

 «Абитуриент-2024» белем бирү форумы

7 мая 2024
118

6 майда «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабы базасында «Абитуриент – 2024» белем бирү форумы булып узды. Чара укучыларга республика югары уку йортлары, югары уку йортларына керү кагыйдәләре, белем бирү программалары һәм белгечләр әзерләү юнәлешләре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде.

Форум «Кабул итү кампаниясе – 2024: традицияләр һәм новеллалар» темасына туры трансляция форматында уздырылды. Спикерлар булып КФУ, КФТТУ – КАИ, КДАТУ, КФТТУ– КХТИ, КДЭУ, КДМУ, Казан ДВМА, КазДАУ, «Идел дәүләт су транспорты университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы, «Россия кооперация университеты» Россия Федерациясе Үзәк берлегенең Казан кооператив институты (филиалы), Иннополис Университеты һәм Әлмәт дәүләт нефть институты вәкилләре катнашты.

Казан ДВМАсен форумда кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Айдар Гыйрфанов тәкъдим итте, ул кунакларга 2024 елда кабул итү үзенчәлекләре, академиядә гамәлгә ашырыла торган яңа юнәлешләр турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алдылар.

Актуаль мәгълүмат алу өчен безнең социаль медиа (вконтакте хэм телеграм ) битләренә язылыгыз.


Добавить комментарий